Озак вакытка арендага торак алучылар саны кимегән

Казанда озак вакытка арендага фатир алып тору аена уртача 27,2 мең сумга төшә. Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты белгечләре тикшеренүендә әйтелгәнчә, бер ел элегрәк бу күрсәткеч 25,9 мең сум тәшкил иткән.

Тикшеренү барышында илдә озак вакытка арендага торак алучыларның кимүе ачыкланган. Быел өченче кварталда кеше фатирында яшәп торырга теләүчеләр саны узган елның шушы ук чорындагыга караганда 20,1 процентка кимегән.

Татарстан башкаласы, Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Екатеринбург кебек зур шәһәрләр белән беррәттән, арендага бирелә торган торак саны буенча лидерлар исәбендә тора.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре