Газетага язылу

Озакламый Россиянең тагын бер мессенджеры эшли башлаячагын әйттеләр

Киләсе елның башында Россиянең «Молния» мессенджерын эшләтеп җибәрү күздә тотыла.

Платформа халыкара хезмәттәшлекне, иң элек Кытай белән хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән. Бу хакта «ТАСС» платформаның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.  
Компаниядә сөйләп үтүләренчә, платформа 2026 елның башында эшли башлаячак.

«Молния» – аралашу, түләүләр, бизнес өчен сервислар һәм халыкара сәүдә мөмкинлекләрен берләштергән бердәм платформа. Сервис Россия белән Кытай арасында туристлар ташкыны үсүгә, эшмәкәрләргә, контент авторлары, шулай ук халыкара сәүдә белән шөгыльләнүче компанияләргә йөз тотып эшләнгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре