Өзелмәсен тамыр. «Яңарыш: дастанның заманча укылышы» фестивале ниләр вәгъдә итә?

15–23 июль көннәрендә Болгарда «Яңарыш: дастанның яңа укылышы» фестивале узачак. Үз эченә әллә ничә чараны алган бу фестивальгә Татарстан Мәдәният министрлыгында зур өметләр баглыйлар һәм 50 меңләп кунак көтәләр. Аның әһәмияте нидә? Болгарга кадәр баргач, ниләр карап кайтырга?

Ачык һавада узачак зур фестиваль берничә юнәлешкә бүленгән. Театр сөючеләр Болгарда Якутия («Олонхо»), Карелия («Кулерво»), Кыргызстан («Монасчы»), Болгария («Кубрат хан») милли театрларының дастаннарга нигезләнгән спектакльләрен, ә 23 июльдә «Кара пулат» операсын тамаша кыла алачак. Сүз уңаеннан, «Кара пулат» узган ел тәүге тапкыр ачык һавада күрсәтелгән иде. Мондый форматка аны «Әкият» курчак театры сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйни яраклаштырып эшләде. «Бездәге кадәр фестиваль беркайда да юк. Һәр театрның үз фестивале бар. Инде биналарга гына сыеша алмагач, урамга чыктык», – диде ул фестиваль хакында.

Чараларга әйләнеп кайтыйк. Модага битараф булмаганнарны «Тормыш рәвеше – мәдәни код» этно-fashion фестиваленә – Россия төбәкләре һәм чит илләрдән килгән дизайнерларның эшләнмәләре белән танышырга чакырып калалар. Шунда ук фестиваль көннәрендә «Ага Базар» ярминкәсе дә узачак. Анда исә меңләп оста үз эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк.

Бу гына җитмәсә, концерт карап кайтырга мөмкин. Алар да көн саен узачак. Сүз уңаеннан, фестивальнең ачылыш тантанасында Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова да чыгыш ясаячак. Мәдәният министры Ирада Әюпова аны, «Кара пулат» операсындагы кызлар кебек көчле шәхес, дип атады. Юкка гына нәкъ менә ул чыгыш ясамый, ягъни.

Билгеле, бу фестивальне киң җәмәгатьчелек өчен кызыклы итәргә тырышсалар да, аны чираттагы күңел ачтыру чарасы буларак кабул итәргә кирәкми. Аның оештырылу урыны итеп Болгар да юкка гына сайланмаган. Ирада Әюпова аның әһәмияте турында менә нәрсә диде:

– Болгарда узачак фестиваль безгә маңкортка әйләнмәс өчен кирәк. Без үзебезнең кайдан чыкканыбызны, тамырларыбызны белеп яшәргә тиеш, – диде ул чарага багышланган матбугат очрашуында. – Бу фестиваль буыннар алмашы турында уйланыр өчен дә этәргеч булсын иде. Тузганак булу җайлы – өрдең дә очып китте. Әмма тузганакның да тамыры була.

«Яңарыш...» фестивале кысасындагы тагын бер мөһим чара – театраль лаборатория. Казан һәм ГИТИС студентлары мәртәбәле режиссер белән бергә Чыңгыз Айтматовның «Мәңгелек буран» һәм Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәрләренең эскизларын зур сәхнәгә чыгарачак. Бу ике әсәр юкка сайланмаган. Мәдәният министры аңлатуынча, «Мәңгелек буран» янә бер кат тамырлар белән элемтә югалу куркынычы турында кисәтсә, «Кыйссаи Йосыф» үз эченә халкыбызның рухи байлыгын сыйдырган.

Фестиваль кысасында Казан Кремлендә «Мирас һәм традицияләр» күргәзмәсе дә эшләячәк. Монда төрле рәссамнар һәм осталар иҗат җимешләрен тәкъдим итеп, килгән кунаклар белән аралашачак. Оештыручылар, фестиваль кысасындагы барлык чараларга да керү бушлай, дип вәгъдә итә.

Лилия Гыймазова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре