Газетага язылу

Озын ялларда яңа туган 9 сабый үлгән: роддом ябылган, җинаять эше кузгатылган

Новокузнецк шәһәренең 1 нче балалар тудыру йортында сабыйларның үлү очраклары буенча җинаять эше кузгатканнар. Кемерово өлкәсенең Новокузнецк шәһәре роддомында гыйнвар башыннан бирле 9 сабыйның гомере өзелгән.

Бу хәл бала тудыру йортын ябуга китергән. Тикшерүчеләр фаҗиганең ни өчен һәм кемнең гаебе белән килеп чыгуын ачыклый. Массакүләм мәгълүмат чаралары язганча, әлеге шәһәрнең бала тудыру йортында 9 нарасый үлгән, өчесе – бер үк көнне. Башта бу җәһәттән рәсми мәгълүмат булмаса, бүген җирле Тикшерү комитеты фаҗигане раслаган. Бала тудыру йортының эше туктатып торылган. Медицина оешмасының матбугат хезмәте хәбәренә караганда, ОРВИ сәбәпле карантин кертелгәнлектән, бала тудыру йортына беркем дә кабул ителми. Кемерово өлкәсе министрлыгы мәгълүматлары буенча, әлеге бала тудыру йортында 1 декабрьдән барлыгы 234 нарасыйга дөньяга килүгә ярдәм ителгән. Дәүләт Думасының Гаиләне, ата-аналарны һәм балаларны саклау мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Татьяна Буцкая «Комсомольская правда» газетасы радиосы эфирында билгеләп үткәнчә, сабыйларның үлеме сәбәбе бала тудыру йортына ОРЗ белән чирләүче хатын-кызларның эләгүенә, алар белән вакытында профилактик чаралар үткәрелмәвенә бәйле булырга мөмкин. «Бала тудыру йортларында махсус бокслар булдыру, чирләүче хатын-кызларның аерым тотылуы мөһим. Медицинада шундый кагыйдәләр бар: алар кан белән генә түгел, кеше гомере белән язылган», – дигән ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре