Татарстан Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, республикада май башында һава торышының яңгырлы һәм яшенле булуы көтелә. 1 май көнне көндез урыны белән көчле җил-яңгыр булачак, һава температурасы +11+16 градус (республиканың көнчыгышында – 20 градуска кадәр) тәшкил итәчәк. Төнлә – аяз, температура +5+10 градус чикләрендә тирбәләчәк.
Синоптиклар 2 майда республиканың кайбер районнарында иртән һәм төнлә яшенле яңгырлар фаразлый. Көндез +10+15 градус, төнлә +3+8 градус җылы, секундына 15-20 метр тизлектә җил көтелә
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез