Пакьстан БРИКСка керергә ниятли

Пакьстан республикасы алга таба БРИКС әгъзасы булырга ниятли. Бу хакта “РИА Новости” илнең Премьер-министры киңәшчесе Рана Ихсан Афзаль Хан сүзләренә таянып яза.

“Пакьстан үзен БРИКСка алу үтенече белән мөрәҗәгать итте, һәм бу җәһәттән ул зур өметләр баглый. Якын киләчәктә БРИКСта булачагыбызга ышанам”, – дигән Премьер-министр киңәшчесе.

Ул Казандагы БРИКС саммитын, дөнья икътисадының зур өлешен гәүдәләндерүче көчле форум, дип бәяләгән.

Киңәшче Исламабадның үтенече канәгатьләндереләсенә ышаныч белдергән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре