Парк-скверлар һәм ишегалларын төзекләндерү буенча тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк

Казанда, гомумән, Татарстанда яшәүче һәркем 2026 елда төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекләр һәм ишегалларын сайлап алуга йогынты ясарга мөмкин.

Төзекләндерергә кирәк булган парк-скверлар һәм ишегаллары өчен тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Тавыш бирүдә 14 яшьтән зуррак теләсә кем катнаша ала. Күңелегезгә хуш килгән иҗтимагый киңлек өчен Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында яки “Услуги РТ” мобиль кушымтасы аша тавыш бирергә мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре