Партнерлык финансларына бәйле тәҗрибәдә катнашучылар саны артырга мөмкин

Былтыр илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда партнерлык финансларын сынап карауга бәйле башланган тәҗрибәдә катнашучылар саны артырга мөмкин. Бу хакта унбишенче "Россия - Ислам дөньясы: KazanForum” мәйданында узган утырышта Россия Дәүләт Думасының финанс базары буенча комитеты җитәкчесе, закон проектын тәкъдим итүчеләрнең берсе Анатолий Аксаков әйтте.

"Билгеле булганча, бу эштә Татарстан, Башкортстан, Чечня һәм Дагыстан катнаша. Тәҗөибә барышыннан чыгып шуны әйтә алам, ислам банкингы тиз үсә. Катнашучылар санын арттыруны да карап тикшерергә тәкъдим итәм", – диде ул.

Анатолий Аксаков әйтүенчә, күршеләренә кызыгып, Ингушетия ислам банкингына бәйле тәҗрибәгә кушылу теләген белдергән.

"Партнерлык финансларын бары тик мөселман төбәкләренә генә бәйләп карарга кирәкми. Мин үзем, мәсәлән, Чувашиядән. Безнең Батыр районында мөселманнар күп яши, алар да үзләрендә хәләл банк системасы булдыруны сорый. Шуңа күрә Чувашия республикасын да тәҗрибәгә кертергә тәкъдим итәм", – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре