Шри-Ланканың үзәк өлешендә пассажир автобусы юлдан барган шәпкә упкынга “очкан”. 21 кешенең гомере өзелгән, тагын 35енә зыян килгән. Бу хакта “Коммерсантъ” җирле Newswire порталы мәгълүматларына таянып яза.
Автобусның Катарагамадан Курунегалага барышы булган. “Йөртүченең тормозга кинәт кенә басуы аркасында, автобус “чыгымчылап”, юлдан түбәнгә барып төште”, – дип сөйләгән бер пассажир. Автобуста 50 кеше булган. Хокук саклау хезмәткәрләре, коткаручылар һәм җирле халык берничә сәгать буе пассажирларны тимер өеменә әйләнеп калган автобус астыннан чыгарды, дип хәбәр ителгән порталда.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, йөртүче тизлекне бик нык арттырган булырга мөмкин. Ә биредә юл бормалы һәм тайгак булган. Авариянең сәбәпләре ачыклана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез