Патриарх указы белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка дәүләт-чиркәү мөнәсәбәтләрен үстерүгә керткән өлеше өчен Рус Православие Чиркәве бүләге тапшырылды. Бүләкләү тантанасы бүген Казан соборында булды, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Елена Фенина.
Патриарх Кирилл Татарстан Рәисенә беренче дәрәҗәдәге Дан һәм намус ордены тапшырды.
«Мондый югары бүләк өчен рәхмәт сезгә. Ул минеке генә түгел, ә бөтен республиканыкы. Без «Россия – ислам дөньясы» форумында сезнең чыгышны һәм «дөньяны православие һәм ислам союзы коткара ала», – дигән сүзләрегезне хәтерлибез. Бүген бу сүзләр илебез үрнәгендә расланган девиз буларак яңгырый. Монда сезнең аерым роль бар һәм без аны тирән ихтирам итәбез», – диде Рөстәм Миңнеханов Патриархка мөрәҗәгать итеп.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез