Билгеле булганча, Татарстанда 11 октябрьдән бирле QR-код системасы гамәлгә керде. Күп кенә җәмәгать урыннарына да бары тик шул кодны кулланып кына керергә мөмкин. Коронавируска тапшырылган ПЦР-тест моңа алмаш була аламы?
Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш эпидемиологы Дмитрий Лопушов әйтүенчә, каядыр бару, керү өчен генә ПЦР-тест тапшыруның мантыйгы юк. "QR-код вакцинация узганнан соң яисә чирләгәннән соң бирелә һәм тискәре ПЦР-тест булу QR-код алу өчен сәбәп була алмый", - диде белгеч.
Аның сүзләренчә, хәзер төп бурыч - коллектив иммунитет булдыру. Моңа исә бары тик вакцинация белән генә ирешергә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез