Хезмәт стажын һәм иминият кертемнәрен исәпләгәндәге хаталар, шулай ук армиядә хезмәт итү яки эшсезлек буенча пособие алу чорлары исәпкә алынмый калу булачак пенсия күләмен киметергә мөмкин. Бу хакта Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе эшмәкәрлек, хезмәт һәм корпоратив хокук кафедрасының өлкән укытучысы Татьяна Голубева сөйләде.
«2002 елга кадәрге хезмәт стажы стаж коэффициентын формалаштыра. Хатын-кызларның 20 ел, ә ир-атларның 25 ел стажы булган очракта 0,55 коэффициенты кулланыла. Кайчак армиядә хезмәт итү, эшсезлек буенча пособие алу яки уку чорлары исәпкә алынмый кала. Бу пенсия күләмен киметә», – дип аңлатма бирде Голубева РИА Новости агентлыгына.
Эксперт сүзләренчә, 2002 елдан соң төп фактор булып эш бирүче түләп бара торган иминият кертемнәре тора. Аның сүзләренчә, акча күчерүдәге өзеклекләр, рәсми булмаган эш белән шөгыльләнү яки Социаль фондка белешмәләр җибәргәндә җибәрелгән хаталар пенсияне киметергә мөмкин.
Шулай ук ул документлардагы белешмәләр туры килмәгән очраклар да югалтуларга китерүен әйтте белгеч.
«Мәсәлән, документларда төрле фамилияләр язылган булса һәм кешенең фамилиясен алыштыруын раслаучы документлары булмаса, яисә исәпкә алынган чорда алынган хезмәт хакы турында мәгълүматлар җитмәсә, пенсия күләме азрак була ала», – диде Голубева.
Моннан тыш, район коэффициенты азрак булган төбәккә күченгән очракта, өстәмә түләү гамөлдән чыгарылу сәбәпле, пенсия күләме кимергә мөмкин.
Түләүләренең дөреслегендә шикләнүчеләргә эксперт Россия Социаль фондыннан пенсиясе турында белешмә соратып алырга киңәш итте.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез