Татарстанда 43 меңнән артык пенсионер авыл хуҗалыгындагы озак хезмәт стажы өчен өстәмә түләү ала. Аны тармакта кимендә 30 ел эшләгән һәм авылда яшәүче кешеләргә Россия Социаль фондының ТР бүлеге түли. Бу хакта Россия Социаль фондының ТР бүлеге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза Татар-информ.
«Республикада 43 176 кеше арттырылган пенсия ала. Аларга картлык буенча иминият пенсиясенә һәм инвалидлык буенча иминият пенсиясенә пенсия түләвенең фиксацияләнгән өлешенең 25 проценты күләмендә – 2 226 сум дәрәҗәсендә фиксацияләнгән түләү билгеләнгән. Озак стажлы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең пенсия түләүләре уртача 27 246 сум тәшкил итә», - дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Өстәмә түләү иминият пенсиясен рәсмиләштергән чакта автомат рәвештә билгеләнә, моның өчен өстәмә белешмәләр таләп ителми. Пенсионер соңыннан шәһәргә күченгән очракта, авылда эшләгән стаж өчен өстәмә түләү саклана.
«Гомеренең дистәләгән елларын авылда эшләүгә багышлаган кешеләр аерым игътибар һәм хөрмәткә лаек. Авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә түләү – аларга ярдәм итү һәм хезмәтләре өчен рәхмәт белдерү чарасы», - диде Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин.
Өстәмә түләү алу хокукы авыл хуҗалыгы тармагында Россия Хөкүмәте раслаган вазифаларда эшләгән кешеләргә бирелә. Исемлеккә 500дән артык һөнәр кертелгән. Алар арасында агрономнар, тракторчылар, зоотехниклар, ветеринария табиблары, аппарат белән сыер саву осталары һәм башкалар бар. Хезмәт стажын исәпләгәндә эшләгән еллар гына түгел, яшь ярымга кадәр бала караган вакыт, отпуск яллары һәм больничныйда булган көннәр дә исәпкә алына.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез