Газетага язылу

Пенсиядәгеләр күчемсез милек өчен салым түләүдән азат ителәме? – Белгеч җавабы

«Пенсия яшенә җиткән кешеләр күчемсез милек өчен салым түләүдән азат ителә, дип ишеттем. Моның өчен салым органына барып гариза язарга кирәкме? Фатир һәм җир кишәрлеге булганда аның берсен генә сайларгамы?» – дип сорый Казаннан Алмаз Бикмуллин.

Салым федераль хезмәтенең Татарстан буенча 6 нчы районара инспекциясе баш салым инспекторы Рәмзия Мөхетдинова:

– Лаекле ялга чыкканнан соң кеше салым инспекциясенә Россия Социаль фондыннан алган белешмәне илтеп тапшырып, гариза яза ала. Моны эшләмәгән очракта салым органнары үзләрендә булган мәгълүматтан чыгып салым ташламалары билгели. Пенсионерга бер торак йортка, бер фатирга һәм бер гаражга ташлама бирелергә мөмкин. Җире булган очракта, аның бары тик 6 сутыена гына ташлама каралган. Кешенең ике фатиры бар икән, аңа бары тик берсе буенча гына ташлама бирелә. Транспортка салым ташламасы юк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре