Пенсиягә чыккан табибларның 25 проценты пандемия чорында кабат эш урыннарына әйләнеп кайткан

Татарстанда пенсиягә чыккан табибларның 25 проценты пандемия чорында кабат эш урыннарына әйләнеп кайткан. Бу хакта бүген журналистлар белән очрашуда республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов хәбәр итте.

“Пандемияле ике елдагы статистиканы карап чыктык. Бу чорда пенсия яшендәге 700 табиб эштән киткән, шуларның 25 проценты кире әйләнеп кайткан”, – диде ул.
Пандемия башланган бирле коронавирус белән авыручылар өчен оештырылган вакытлыча госпитальләрдә 17 161 медицина хезмәткәре эшләгән. Шул ук бу эшкә 883 “ашыгыч ярдәм” машинасы йөртүче һәм 1318 студент та җәлеп ителгән.
Илдар Фатыйхов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республика хастаханәләренә 1,2 мең табиб җитми. Татарстанның амбулатор хастаханәләре лор, психиатр, дерматовенерологларга кытлык кичерә. Кайбер районнарда участок терапевтлары белән педиатрлар да җитми. “Стационар хастаханәләрдә анестезиолог, реаниматолог, патологоанатом, неонатологларга кытлык зур. Кайбер районнарга табиб-фтезиатрлар җитми”, – дип сөйләде министр урынбасары.
Хәзерге вакытта республиканың дәвалау оешмаларында барлыгы 14042 медицина хезмәткәре эшли. Шул ук вакытта быел 1,7 мең медик эштән киткән, 1858 кеше эшкә урнашкан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

пенсия табиб

Көн хәбәре