• Фото: Татар-информ

«Пенсиям бик аз, бернигә дә җитми. Миңа нишләргә?»

Пенсиям бик аз. Лаеклы ялга 2010 елда колхозда эшләп чыктым. 15 ел Арча урман хуҗалыгында эшләгән идем. Ул елларда хезмәт хакым да әйбәт булды. Пенсиягә чыкканда шул чорны исәпләтәсе идем. Баргач, архивны су баскан, диделәр. 15 мең сум пенсия алам. 42 ел стажым бар. Элек маллар тотып яшәдем, хәзер картайдым инде. Бөтен әйбер кыйммәт, пенсиям җитми.

Вәгыйз Хафизов. Арча

Юрист Булат Закиров:

– Гражданинның иминият стажына кертелә торган документлар исемлеге РФ Хөкүмәтенең «Иминият пенсияләре билгеләү өчен иминият стажын санау һәм раслау кагыйдәләрен раслау турында» 22.10.2014 ел, № 1015 карарында билгеләнгән.

Аерым алганда, урман хуҗалыгында эшләү фактын раслый торган дәлилләр җитәрлек булганда, стажны суд тәртибендә расларга мөмкин. Әгәр урман хуҗалыгының үзендә барлык документлар юк ителгән булса, хезмәт кенәгәсендәге язулар, хезмәт хакын күчерү, бәхәсле чорда хезмәткәр өчен түләнгән иминият кертемнәре, хезмәт килешүе, эштәге карарлар, җәйге ял алу, эш бирүчеләр биргән белешмәләр дәлил булып хезмәт итә ала.
Эш турындагы документлар ниндидер сәбәпләр аркасында югалган булып, бу сәбәпләр хезмәткәрнең гаебенә бәйле булмаса һәм аларны торгызу мөмкин булмаса, мондый эш чорлары ике яки аннан да күбрәк шаһит күрсәтмәләре нигезендә билгеләнергә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре