Казан халкын аеруча борчыган мәсьәләләрнең берсе – пенсия һәм аны яңадан исәпләү икән.
«Теләсә кайсы пенсионер – эшләүче дә, эшләмәүче дә – билгеләнгән пенсия суммасын яңадан исәпләтү таләбе белән Россиянең социаль фондына мөрәҗәгать итәргә хокуклы», – дип аңлаттылар юристлар.
Түләүләрне арттыру өчен гражданнар күпфункцияле үзәккә яки яшәү урыны буенча Социаль фонд бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. Моннан тыш, дәүләт хезмәтләре порталында яки Социаль фонд сайтында шәхси кабинет аша гариза бирергә мөмкин. Документлар кабул ителгәннән соң 5 эш көн эчендә каралырга тиеш.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез