Мәскәүдә телефон мошенниклары 85 яшьлек пенсионерны акчаларын саклап калырга ярдәм итү сылтавы белән алдап, 27 млн сумнан артык акчасын урлаган. Бу хакта башкала прокуратурасы хәбәр итә.
Башта ир-атка мессенджерларның берсендә имештер эш бирүчесеннән хәбәр килгән. Анда тикшерү үткәрелүе һәм хокук саклау органнары вәкилләре белән сөйләшү булачагы турында әйтелгән. Шуннан соң пенсионер белән мошенник элемтәгә кергән.
Үзен хокук саклау органнары хезмәткәре итеп таныштырган кеше ир-атның банк счетларыннан акча урларга тырышулары турында белдергән. Ул пенсионерны җинаятьчеләрне тоту өчен кирәк дип, махсус кушымта урнаштырырга күндергән.
Аннары ир-атка акчаларын счеттан алып, махсус счетка күчерергә тәкъдим иткәннәр. Мошенниклар акчаның соңыннан кире кайтарылачагын вәгъдә иткән. Урланган акчалар арасында автомобиль һәм гараж сатудан кергән сумма да булган.
Мошенниклыкта катнашучыларны ачыклау мәсьәләсе Бутырка районара прокуратурасы контролендә тора.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез