Казанда яшәүче 66 яшьлек хатын-кыз мошенник тозагына эләккән. Зыян күрүче сүзләренә караганда, мессенджерларның берсендә аңа Үзәк банк хезмәткәре шалтыраткан һәм пенсионер счетыннан хокукка каршы гамәлләр башкаруга акча күчерелүе турында хәбәр иткән.
Мошенник үзен Игорь Филатов дип таныштырган. Ир-ат корбанын акча күчергәне өчен төрмәгә утырту яный дип куркыткан. Җәзадан качу өчен мошенник пенсионерны, банкның мобиль кушымтасына кереп, барлык акчаны чит счетларга күчерергә кирәк, дип күндергән. Моны ничек эшләргә кирәклеге турында ул бәйнә-бәйнә телефон аша өйрәтеп торган. Шулай итеп, пенсионер хатын 1 800 000 сумнан мәхрүм калган.
Хәзерге вакытта Казанның «Савиново» полиция бүлегендә бу хәл буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре барлык шартларны ачыклау һәм гаепләнүчеләрне тоткарлау өчен кирәкле чараларны башкара.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе мошенниклар корбаны булмас өчен барлык таныш түгел затлардан килгән мәгълүматны кабат-кабат тикшерергә, бернинди шартларда да чит кешеләргә акча күчермәскә һәм һәрвакыт уяу булырга киңәш итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез