Пенсионерлар гыйнвар пенсияләрен Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр алачак

Декабрьдә пенсия түләү графигы Яңа ел каникуллары озын булу сәбәпле үзгәртеләчәк – барлык пенсионерлар да акчаны бәйрәм көннәре башланганчы тулы күләмдә алачак. Бу хакта ТАСС агентлыгына Дәүләт Думасының кече һәм урта эшкуарлык комитеты әгъзасы Алексей Говырин хәбәр итте.

Ул аңлатканча, пенсияне банк счетларына алучы пенсионерлар декабрь пенсиясен гадәти көннәрдә алачак. Әгәр күчерүнең билгеләнгән көне ял көненә туры килсә, акча алданрак – банкның эчке графигы буенча киләчәк.

Декабрьдәге икенче өлеш – гыйнвар өчен алдан түләү. Ул айның соңгы декадасында күчереләчәк (гадәттә, 22-29 декабрь көннәрендә), шулай итеп барлык акча Яңа ел яллары башланганчы килеп ирешәчәк.

Пенсияне «Россия почтасы» аша алучылар өчен декабрь ае шулай ук ике түләүле ай булачак.

Шулай ук Оборона министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия һәм башка ведомстволар аша билгеләнгән пенсияләр дә алданрак күчереләчәк. Казначейлык көч структураларына һәм хәрби пенсионерларга акчаны узган елдагы кебек үк срокларда – рәсми ял көннәре башланганчы ук җибәрәчәк.

Яңа ел ялларыннан соң түләү графигы гадәти тәртипкә кайтачак: февраль пенсияләре стандарт көннәрдә киләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре