Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов пенсионерларга бөтен ил күләмендә гамәлдә булырга тиешле бердәм социаль карта кертү турында тәкъдим белән чыккан. Бу хакта “РИА Новости”яза.
“Кешеләребез аерым бер төбәккә генә түгел, бәлки бөтен ил файдасына хезмәт итә. Пенсионерлар үзләре яши торган төбәк чиген узгач та ташламаларын югалтырга тиеш түгел. Аларга Россиянең бөтен территориясендә гамәлдә булырга тиешле бердәм социаль карта кирәк”, – дип басым ясап әйткән Миронов.
Аның искәртеп үтүенчә, инде моңа кадәр дә мондый документ кертү тәкъдим ителгән булган. Документта, пенсионерның яшәү урынына карамастан, шәһәр транспортында бушлай йөрү хокукы һәм башка ташламалары күздә тотылырга мөмкин.
Миронов әйтүенчә, Дума депутатлары бу җәһәттән закон проекты эшләргә ниятли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез