«2026 елның беренче–өченче кварталлары мәгълүматлары буенча, пенсионерлар өчен уртача хезмәт хакы тәкъдимнәре тармаклар буенча сизелерлек аерыла. Иң югары керемнәрне транспортта һәм логистикада тәкъдим итәләр – 101 342 сум. Аларга күчемсез милек белән төзелеш тә якын (89 316 сум)», – диелә хәбәрдә.
Җитештерүдә һәм агросәнәгатьтә пенсионерларга уртача хезмәт хакы – 81 489 сум, махсус әзерлексез һәм тәҗрибәсез эшләүдә – 82 048 сум, офис хезмәтләрендә һәм бизнес-хезмәтләрдә 77 908 сум тәкъдим ителә. Моннан тыш, хезмәт күрсәтү өлкәсендә күрсәткеч 76 200 сумга җитә, финанс һәм иминиятләштерүдә – 73 337 сум, матурлык һәм сәламәтлектә – 68 227 сум.
Мәгълүматларга караганда, маркетингта, рекламада һәм массакүләм мәгълүмат чараларында пенсионерларга – 61 033 сум, сәүдәдә – 55 322 сум, IT һәм телекомда – 56 469 сум, ә мәдәнияттә, мәгарифтә һәм дәүләт хезмәтендә – 49 815 сум тәкъдим итәләр.
2026 елның беренче өч кварталында Россиянең барлык төбәкләре арасында 100 меңгә якын вакансиягә анализ ясалган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез