Газетага язылу

Пенсионерларны мошенниклардан саклау ысуллары турында сөйләделәр

Өлкән яшьтәгеләрне аферистлардан саклау мөмкинлеге бирердәй берничә законлы ысул бар. Дәүләт Думасының Милек, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре мәсьәләләре комитеты рәисе Сергей Гаврилов «RT» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта аңлатып үткән.

«Беренче ысул торакны саклауга кагыла. Милекче, үзеннән башка гына, торакка хокукның башка кешегә күчүен теркәп булмавы турында ЕГРНга язу кертә ала. Бүтән кешедән кергән гариза кире кайтарыла, язу исә гариза тапшырганнан соң 5 эш көне эчендә кертелә», – дип билгеләп үткән депутат. Аның әйтүенчә, һәр объект буенча шундый гариза тапшырырга, шуннан онлайн-выпискага заказ биреп, чыннан да, мондый язуның пәйда булуын үз күзләрең белән күрергә мөмкин.

«Икенче ысул кредитлардан саклауга бәйле. Узган елның 1 мартыннан үзеңнең кредит тарихы аша мөрәҗәгать итүнең барлык ысуллары нигезендә банк белән куллану кредиты килешүен төзүгә үз-үзеңә тыю салырга мөмкин», – дип искә төшергән ул.

«Өченче ысул акчаны саклауга кагыла. 2025 елның көзендә «икенче кул» сервисы пәйда булды. Өлкән яшьтәге кешенең ышанычлысы, якынының счетына кереп, акчасы белән эш итү мөмкинлегенә ия булмаса да, шикле кешегә акча күчерүне раслый яки акча күчерү операциясен кире кага ала», – дип аңлатып үткән ул.

Дүртенче ысул цифрлы «ишеккә» юлны яба. Гаврилов аңлатып үткәнчә, Дәүләт хезмәтләре порталында элемтә килешүләрен төзүгә үз-үзеңә тыю рәсмиләштерелә, пенсионер исеменә алынган барлык сим-карталар тикшерелә, пароль, уведомлениеләр. контроль сорау белән шәхси мәгълүматларны саклау көчәйтелә.

Моннан тыш өлкән яшьтәге кешенең үз акылы белән эш итүе өчен билгеле бер чаралар күрергә кирәк. «Күпне күздә тоткан иске ышанычнамәләр юкка чыгарыла, яңалары кыска вакытка, башка кешегә ышанып тапшыру хокукын күздә тотмыйча, Федераль нотариаль палата реестры аша тикшереп бирелә. Зур алыш-бирешләр өчен Гражданлык кодексының 163 статьясы буенча нотариаль форма кулай булачак. Катлаулы очракларда, өлкән яшьтәге кешенең язмача ризалыгы белән, Гражданлык кодексының 41 статьясы буенча патронаж кулланыла»,– дип йомгак ясаган сүзенә депутат.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре