Газетага язылу

Пенсионерларның нинди салым ташламаларыннан файдалана алулары турында әйттеләр

Россиядә пенсионерлар берничә төрле салым ташламасыннан һәм социаль ярдәм чарасыннан файдалана ала.

Алар арасында аерым объектлар өчен милек салымы түләүдән азат ителү, торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен субсидияләр һәм капиталь ремонтка кертем түләү өчен компенсацияләр бар. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты, Гаиләне яклау, ата-аналар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Мария Дробот хәбәр итте.

Ул Россиядә физик затлар милкенә салым буенча федераль ташлама гамәлдә булуын әйтеп үтте.

«Пенсионерлар физик затлар милкенә салым буенча федераль ташламадан файдалана ала. Аларның һәр төрдәге бер объект өчен салым түләмәскә хокукы бар. Мәсәлән, бер фатир, бер торак йорт, бер гараж яки машина кую урыны өчен», – диде Дробот ТАСС агентлыгы белән әңгәмәсендә.

Шулай ук пенсионерларның җир салымы түләгәндә бер участоктагы алты сутый җир өчен ташламага хокукы бар.

Тагын бер ярдәм төре – торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен субсидияләр бар. Шулай ук капиталь ремонтка кертем түләү өчен компенсация дә каралган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре