Песков: «БРИКС кысасындагы хезмәттәшлек доллар яки башка валютага каршы юнәлдерелмәгән»

Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков әйтүенчә, БРИКС төркеме кысасындагы хезмәттәшлек доллар яки башка валютага каршы юнәлдерелмәгән, ул оешмада катнашучы илләрнең мәфәгатьләрен кайгырта. Бу хакта ул саммит барышында чит ил журналында басылган «долларны җиңү планы» турындагы язмага бәйле рәвештә әйткән.

«БРИКС кысасында хезмәттәшлек итү – ул кемгә дә булса яки нәрсәгә дә булса каршы алып барылмый. Аның төп максаты – әлеге форматта катнашучы илләрнең мәнфәгатьләрен тәэмин итүдән гыйбарәт», – дигән Дмитрий Песков.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре