Газетага язылу

Песков: «Путинның G20 саммитына барачагы әлегә хәл ителмәгән»

Россия Президенты Владимир Путинның АКШтагы G20 саммитына баруы хакында төгәл карар кабул ителмәгән.

Бу хакта якшәмбе көнне дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

Россия лидерының сәфәре турындагы сорауга җавап итеп ул: "Әлегә карар юк", - дип йомгаклаган.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Америка Президенты Дональд Трамп Владимир Путинны Майамидагы "Зур егермелек" саммитында күрүенә шат булыр идем, дигән иде.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре