Россия Президенты Владимир Путин социаль челтәрләрдә аккаунтлар ачмый, чөнки бу «аныкы түгел». Бу хакта ТАСС Президент матбугат сәркатибе Дмитрий Песков сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.
Илбашының социаль челтәрләрдә ааакунт ачарга теләмәве турында: "Ул берничә тапкыр бу аныкы түгел, дип әйтте", – дигән Песков "Путин социаль челтәрләрдә үз сәхифәләрен ачарга планлаштырмыймы?" – дигән сорауга җавап итеп.
Шуңа да карамастан, Песков дәүләт башлыгы барыбер социаль челтәрләрдә булуын әйткән, анда Президентка Кремль администрациясе ярдәм итә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез