Россия Президенты Владимир Путинның Америка коллегасы Дональд Трампка Мәскәүгә килергә чакыруы актуаль булып кала, дип белдерде РФ Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. Аның сүзләренчә, алдагы адымнар Америка ягына бәйле.
«Бу чакыру гамәлдә. Путин әзер һәм президент Трамп белән очрашуга шат булачак. Алга таба барысы да Трампның карарларына бәйле булачак», – дигән Песков ТАСС агентлыгына.
Искәртеп үтик, августта Анкориджда узган сөйләшүләрдән соң, Путин киләсе очрашуны Мәскәүдә уздырырга тәкъдим итте. Ул вакытта Трамп моны мөмкин булуын белдерде, шулай ук тәнкыйтькә дучар булу ихтималын да әйтте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез