Газетага язылу

Песков Путинның Трамп белән сөйләшү вакыты турында әйтте

Мәскәү һәм Вашингтон Россия Президенты Владимир Путинның Америка лидеры Дональд Трамп белән телефон аша сөйләшүен килештермәгән әле.

Аның кайчан булачагы ачыкланып бетмәгән. Дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков “ТАСС” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Кремль вәкиле, агентлык хәбәрчесенең, сөйләшү килештерелгәнме әле, аның кайчан булачагы билгелеме, дигән сорауга: “Әлегә юк. Ачыклык кертелүгә, хәбәр итәчәкбез”, – дигән.

Исегезгә төшерәбез: Трамп 7 октябрьдә – Путинның туган көнендә Россиядәге коллегасы белән телефоннан сөйләшү булачагы турында хәбәр иткән иде.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Путин, Владимир Путин, Президент России, Президент РФ Владимир Путин

Көн хәбәре