Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдергәнчә, Кремль Россия һәм Украина сөйләшүләренең өченче раунды даталары буенча аңлау барлыкка килү белән үк хәбәр итәчәк.
«Сез беләсез, без өченче раундны уздыру яклы. Даталар буенча аңлау барлыкка килүгә без сезгә шундук хәбәр итәчәкбез», – дигән Песков ТАСС журналистлары соравына җавап биреп.
Массакүләм мәгълүмат чараларында сөйләшүләр инде 23-24 июльдә булырга мөмкин дигән мәгълүмат чыккан иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез