Газетага язылу

Песков: Россия хәрби хәрәкәтләрне дәвам итәчәк

Тыныч юл белән килешүгә ирешү мөмкин булмаган очракта Россия хәрби хәрәкәтләрне дәвам итәчәк. Бу хакта Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков «Вести» журналисты Павел Зарубинга биргән интервьюсында белдергән.

Песков сүзләренчә, Россия өчен конфликтны тыныч юл белән җайга салу өстенлекле булып кала.

«Без тынычлык телибез, һәм безнең өчен аңа тыныч юл белән ирешү өстенрәк. Әмма әлегә бу мөмкин түгел, без сугышачакбыз һәм сугышны бөтен көчебез белән дәвам итәчәкбез», – дигән ул.

Песков шулай ук Россиягә «җимергеч һөҗүм» ясарга план коручыларның нәтиҗәләр белән очрашачагын белдергән. Аның сүзләренчә, алар Украина хәзер кичергән хәлгә охшаш нәтиҗәләргә дучар булырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре