Песков: “Россиядә Telegram белән WhatsApp* эшләргә тиеш”

Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков Telegram и WhatsApp* (Россиядә экстремистик буларак танылган һәм тыелган Meta компаниясенә карый) мессенджерлары эшенең Россиядә дәвам иттерелергә тиешлеген белдергән.

Бу хакта ул Көнчыгыш икътисадый форумы барышында “ТАСС” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә белдергән.

“Эшләргә тиешләр дип саныйм, әлбәттә”,– дигән Кремль вәкиле, бездә чит ил сервисларын саклап калу зарурилыгы турындагы сорауга җавап биреп.
Песков әйтүенчә, үзебезнең Max платформасын үстерү өчен көндәшлекнең булуы чиктән тыш мөһим.
“Алар Россиядә калырга тиеш. Maxның көндәшләре булырга тиеш. Көндәшлектән башка Max үсә алмаячак, моңа минем иманым камил”, – дип басым ясап әйткән ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре