Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков әйтүенчә, Мәскәү махсус хәрби операция кысасында куелган максатларына ирешкәч кенә Украинадагы конфликт тәмамланачак. Бу хакта «РИА Новости» яза.
«Әлбәттә, әлеге конфликтның тизрәк тәмамлануын телисе килә. Ләкин ул Россия башта ук куйган бурычларына ирешкәч кенә төгәлләнәчәк. Безнең өчен бу конфликтны сәяси-дипломатик ысул белән җайга салу әйбәтрәк булыр иде», – дип билгеләп үткән Песков.
Исегезгә төшерәбез: махсус хәрби операциянең максатлары һәм бурычлары – Украинаның нейтраль һәм атом-төш коралсыз статуска ия булуы, аны демилитаризацияләү һәм денацификацияләү, шулай ук Россиянең тарихи территорияләрен Россиянеке дип тану.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез