Песков: «Владимир Путинга Төньяк Кореяда бүләк ителгән этләрнең кушаматлары юк әле»

Президентка Пхеньянга визиты барышында ике көчек бүләк иткәннәр.

Ким Чен Ын Владимир Путинга Пхеньянга визиты барышында Төньяк Кореяның Пхунсан токымлы ике ау этен бүләк иткән.

Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков “ТАСС” хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, маэмайларга кушамат сайламаганнар әле.
Исегезгә төшерәбез: Владимир Путин Корея халык демократик республикасы Рәисенә Татарстанда җыелган тагын бер “Aurus”, адмирал хәнҗәре һәм чәй сервисы бүләк иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре