«2025 елда республика бюджеты үтәлеше, алдагы еллардагы кебек үк, дәүләт программалары кысасында программа-максатчан юл белән башкарылды, чыгымнар өлеше 96,8 процент тәшкил итте», – диде ул.
Алексей Песошин әйтүенчә, агымдагы вәзгыять, бюджетның киеренке үтәлеше һәм булган кытлыгы бездән беренчел һәм социаль әһәмияткә ия йөкләмәләрне финанслауны тәэмин итү өчен катгый финанс-бюджет дисциплинасын таләп итә. «Федераль финанслашу механизмнарын тулы күләмдә файдаланырга кирәк. Моның өчен безнең өстенлекле чараларны федераль дәүләт программаларына һәм илкүләм проектларга кертүне тәэмин итү буенча эш дәвам итә», – диде Премьер-министр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез