Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров Ык елгасы аша салынган күперне ачу тантанасы алдыннан ике республика чигендә очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Очрашу барышында Песошин күрше республика башлыгына Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәлам тапшырды. Бу хакта Татар-информ яза.
Татарстан һәм Башкортстан чигендә Урыссу-Октябрьский автомобиль юлында урнашкан күпер 1948 елда «Башнефть» компаниясе тарафыннан төзелә. 2016 елда аның буенча йөк машиналары хәрәкәтен чикләделәр, ә 2023 елда авария хәлендәге корылманы тулысынча ябарга туры килде. Бу вакытка инде ул Башкортстан балансына тапшырылган була.
Башта күперне ремонтлау хакын 2023 елгы бәяләрдә 1,5 миллиард сумга бәялиләр. Ул вакытта Татарстан һәм Башкортстан ремонт эшләрен башкаруда акча бүлеп бирүне сорап Росавтодорга мөрәҗәгать итә.
2024 елда иске күперне сүтәләр, шуннан соң яңа терәкләр белән яңа күпер төзелә башлый. Тимер-бетон конструкциянең озынлыгы - 238,5 метр, юлның киңлеге 7 метр тәшкил итә.
Эшләр «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында алып барыла һәм планлаштырылган сроктан - агымдагы елның 30 октябреннән бераз иртәрәк тәмамлана. Төзелеш эшләре 975 миллион сумга.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез