Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының тугызынчы утырышында депутатлар Татарстан Премьер-министры Алексей Песошиннан чүп мәсьәләсе турында сорады.
“Чүп ягу заводы – “авырткан җир”. Әгәр ул тормышка ашса, ул көнкүреш калдыклары белән эш итүне шактый җиңеләйтәчәк. Тик бүгенге көндә әлеге мәсьәлә ачык кала. 2023 елның 1 августыннан инвестор проект буенча эшләүне вакытлыча туктатты”, – диде ул.
Алексей Песошин сүзләренә караганда, республика моңа бәйле кирәкле документларны әзерләү, проектны гамәлгә ашыру өчен тиешле инфраструктура булдыруга бәйле үз йөкләмәләрен тулысынча үтәгән. “Әлеге мәсьәлә федераль дәрәҗәдә карала. Акча – инвесторныкы”, – диде Алексей Песошин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез