Песошин энергияне сакчыл файдалану өлкәсендә начар эшләүче районнарны атады

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республикада энергияне сакчыл файдалану һәм бюджет өлкәсендә энергия куллану нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә начар эшләүче районнарны атады. Бу хакта ул “ЭНЕРГОПРОМ” кысасында узган энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Министрлар Кабинеты утырышында әйтте.

“Ел саен без муниципаль берәмлекләргә энергияне сакчыл файдалану һәм энергия куллану нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге күрсәткечләренә карап бәя бирәбез. Олег Владимирович (Коробченко, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры) әлеге юнәлештә уңышлы эшләүчеләрне әйтсә, мин артта калучыларны атарга телим. Болар: Биектау, Алабуга, Балык Бистәсе районнары. Киләсе елга кадәр вазгыятьне үзгәртү мөмкинлеге бар”, – диде Алексей Песошин.

Премьер-министр район башлыкларына әлеге мәсьәләне игътибар үзәгендә тотарга да кушты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре