Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының тугызынчы утырышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Хөкүмәтенең 2024 елдагы эшчәнлеге турында хисап тотты.
“Хезмәт ресурслары зур әһәмиткә ия. Республикада моңа бәйле өстәмә мөмкинлекләр бар. Беренче чиратта, җитештерү процессларын автоматлаштыру һәм моның нәтиҗәсе буларак, түбән квалификацияле хезмәтне киметү аша”, – диде ул.
Алексей Песошин әйтүенә, бүген Татарстандагы зур сәнәгать предприятиеләрендә кадрлар кытлыгы 11 мең кешедән артык тәшкил итә. “Аларның 80 проценты – төрле квалификациядәге эшчеләр”, – диде Премьер-министр.
Аның сүзләренә караганда, республикада предприятиеләрне комплектлаштыру, белгечләр әзерләүнең сыйфатын яхшырту юнәлешендә эш оештырылган. “Фаразланган ихтыяҗны исәпкә алып, республиканың 23 көллиятендә һәм техникумында 31 һөнәр буенча тизләтелгән һөнәри әзерлек программаларына бәйле дәүләт заказы формалаштырыла. Һөнәри белем бирү оешмалары тарафыннан ел саен 25 меңнән артык белгеч чыгарыла”, – диде Алексей Песошин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез