«Тарифларны билгеләү мәсьәләләре халык, бизнес һәм дәүләт мәнфәгатьләренең кисешү ноктасы булып тора. Дәүләт комитеты алдында оптималь баланс табу бурычы тора, шул вакытта тарифлар халык өчен социаль гадел булачак һәм бер үк вакытта коммуналь өлкә, энергетика, транспорт предприятиеләренең тотрыклы үсеше өчен тиешле шартлар тудырачак», – диде ул.
Бу мәсьәләдә мәгълүмати ачыклык бик мөһим. Гражданнар һәм бизнес тарифның нәрсәдән төзелүен, аның үзгәрүенә нинди факторлар йогынты ясавын аңларга тиеш, дип билгеләп үтте Песошин.
«Бу хакимияткә ышаныч мәсьәләсе. Дәүләт комитетына тариф сәясәтен формалаштырганда халык белән фикер алышулар практикасын дәвам итәргә һәм коммуналь хезмәтләр өчен гражданнарның түләүләре үсешенең билгеләнгән чик индекслары үтәлешен тикшереп торуны тәэмин итәргә кирәк», – дип ассызыклады Песошин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез