Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин әйтүенчә, Татарстанда коммуналь челтәрләрне яңартуга 11,7 миллиард сум акча тотылачак. Бу хакта ул җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының тугызынчы утырышында Татарстан Хөкүмәтенең 2024 елдагы эшчәнлеге турында хисап тотканда әйтте.
“Татарстанда коммуналь челтәрләр 27 мең чакрым тәшкил итә. Аларның өчтән бере яңартуны таләп итә. Аның 5,7мең чакрымы – су белән тәэмин итү челтәрләренә, 2 мең чакрымы – су үткәрү торбаларына, тагын 1 мең чакрымы – җылылык челтәрләренә туры килә”, – диде Премьер-министр.
Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, 2023 елдан бирле ТКХны яңартуга бәйле федераль программа гамәлдә. Ике елда 4,5 миллиард сумлык эш башкарылган, 128 чакрым озынлыктагы торбалар яңартылган.
Билгеле булганча, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча коммуналь челтәрләрне яңартуга бәйле республика программасы кысасында быел 10 миллион сум акча бүлеп бирелде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез