Татарстанда соңгы 12 елда күпбалалы гаиләләр саны 2,4 тапкыр арткан. Бу хакта җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының тугызынчы утырышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин әйтте. Республика Хөкүмәте җитәкчесе Татарстан Хөкүмәтенең 2024 елдагы эшчәнлеге турында хисап тотты.
“Республикада бала тәрбияләүче 482 мең гаилә яши. 2024 ел Гаилә елына багышланган чараларга бай булды”, – диде Премьер-министр.
Алексей Песошин искәрткәнчә, аерым алганда, республикада күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары күрсәткәндә, аларның мохтаҗлык дәрәҗәсен исәпкә алмау турында карар кабул ителде. “Республика бюджетыннан күпбалалы гаиләләргә ярдәм итү өчен ел саен 1,3 миллиард сум акча бүлеп бирелә”, – диде ул.
Премьер-министр сүзләренә караганда, Татарстанда өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр саны артуы күзәтелә. “Соңгы 12 елда күпбалалы гаиләләр саны 2,4 тапкыр артып, 24 меңнән 58 меңгә кадәр җитте. Әлеге гаиләләрдә 185 мең бала үсә. Бу – безнең горурлык һәм терәк!” – диде Премьер-министр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез