Песошин Татарстанны пилотсыз очу аппаратларыннан ничек саклаулары турында әйтте

Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының тугызынчы утырышында депутатлар Татарстан Премьер-министры Алексей Песошиннан республикада пилотсыз очу аппаратларыннан саклану өчен нинди чаралар күрелүе турында сорады.

“Моң бәйле барлык мәгълүматны ачыктан-ачык әйтеп бетерә алмыйбыз. Татарстанда гадәттән тыш хәл турында тиз арада мәгълүмат җиткерүче “Чистое небо” үзәге оешты. Шулай ук, очу аппаратларын танып белү һәм бу хакта тиешле органнарга хәбәр җиткерүгә бәйле система да гамәлдә”, – диде ул.

Премьер-министр сүзләренә караганда, соңгы арада республикада урнашкан объектларга һөҗүм итү очраклары булды, шул ук вакытта, моңа бәйле инцидентлар юк. “Казан аэропортында “Ковер” операциясе игълан ителүгә бәйле очраклар да кимеде. Бу очраклылык түгел, ә федераль һәм республика дәрәҗәсендә күрелгән чаралар нәтиҗәсе”, – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре