Петр Фрадков: "Без - ышанычлы партнерлар"

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Промсвязьбанк” рәисе Петр Фрадков белән очрашты. Очрашуда республика белән банк арасындагы хезмәттәшлекнең кайбер мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Аеруча банкның Татарстанның эре корпоратив оешмалары белән эшчәнлегенә игътибар бирелде. Әлеге очрашуда Рөстәм Миңнеханов:

– Татарстан белән Промсвязьбанк арасындагы мөнәсәбәтләр күптәнге. Республика икътисадының төрле тармаклары оешмалары өчен Промсвязьбанк – ышанычлы финанс партнеры. Банкның кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре белән уңышлы эшен дә билгеләп үтәргә кирәк,– дип белдерде.

Очрашудан соң Петр Фрадков журналистларның сорауларына җавап бирде.

– Татарстан Республикасы – безнең төп партнер. Без 10 елдан артык хезмәттәшлек итәбез. Бүген очрашуда берничә мөһим мәсьәлә турында фикер алыштык. Кече һәм урта бизнеска ярдәм, заманча банк технологияләрен үзләштерү, эре оешмаларга кредит бирү, кыскасы, Промсвязьбанк республика үсешенең күп тармаклары белән кызыксына. Шул исәптән, торак мәсьәләләрен хәл итүдә халыкка ярдәм чаралары турында сөйләштек, – диде ул.

Аның сүзләренә караганда, банк республиканың күп кенә эре оешмаларына кредит лимитлары бирә. Бу, оборона-сәнәгать комплексларын да исәпкә алып, 100 млрд сум тирәсе акча.  Кредитлар шулай ук 6,5 процентлы ташламалы программалар буенча да бирелә.

Зөһрә Садыйкова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре