Пилотсыз аппаратлар һәм дроннар һөҗүм иткәндә нишләргә

! Һөҗүм вакытында машинада калу яки тәрәзә янында булу тыела.

! Әгәр бинада булсагыз, җәяүләп астагы катларга яки парковкага төшегез. Лифттан файдалану тыела!

! Әгәр һөҗүм вакытында астагы катларга төшәргә өлгермисез икән, фатирда тәрәзәсез, терәк стеналар арасындагы бүлмәне табарга кирәк. Мәсәлән, ванна бүлмәсе идәнендә.

! Әгәр сез урамда икән, якында урнашкан бинага, җир асты юлларына яки парковкага йөгерегез.

! Әгәр сез руль артында булсагыз, һөҗүм вакытында машинадан чыгып, ышык урын эзләгез.

! Һөҗүмнән соң БПЛА яки аның кисәкләрен тапсагыз, бернәрсәгә дә кагылмагыз һәм шунда ук җайланманы тапкан урыннан читкәрәк китегез.

! Дрон яки пилотсыз аппарат күргән очракта, куркыныч урыннан читкә киткәч, 112 номерына шалтыратыгыз. Үзегезнең фамилияне, исемне һәм БПЛА табылган урынны әйтегез.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре