Татарстан халкын пилотсыз очкычларның очышын, аларның һөҗүмнәренең мөмкин нәтиҗәләрен чагылдырган фото һәм видеоларны интернетка урнаштырмаска өндәделәр. Искәрмә ТР Транспорт министрлыгының телеграм-каналында чыкты.
«Мондый материаллар бастырып, сез дошманга булышасыз һәм оператив хезмәтләр эшенә комачаулый аласыз – шуны онытмагыз. Әгәр дә сез күктә очкычларны күрсәгез, беренче чиратта, 112 номерына хәбәр итегез», - диделәр министрлыкта. Пилотсыз очкычлар булган кадрларга эләккән йортлар, заводлар ярдәмендә шул урынны танып алырга, ПВО урнаштырылган урыннарны билгеләргә ярдәм итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез