Фаҗига Валуйск округының Уразово бистәсендә булган. Пилотсыз очкыч автомобильгә һөҗүм иткән. Бер кеше шунда ук һәлак булган, калган өчесе зыян күргән.
Зыян күрүчеләрнең берсе бик авыр хәлдә, калганнары төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, диелә хәбәрдә.
Дрон һөҗүм иткәннән соң машинага ут капкан. Тагын дүрт автомобильгә, шулай ук коммерция бинасының фасадына зыян килгән, диелә хәбәрдә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез