Газетага язылу

Пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында ике баланың гомере өзелгән, җидесе зыян күргән

Краснодар краенда Украинаның пилотсыз очкычлары һөҗүме вакытында ике баланың гомере өзелгән. Бу хакта төбәк башлыгы Вениамин Кондратьев хәбәр итте.

«Бүген төнлә Краснодар крае дошман пилотсыз очкычларының массакүләм һөҗүмен кире какты. Чираттагы мәртәбә гражданлык объектлары, тыныч халык, балалар һөҗүмгә дучар булды. Пилотсыз очкыч ватыклары Краснодардагы шәхси балалар үзәгенә төшкән. Кызганыч, ике бала һәлак булган. Туганнарының олы кайгысын уртаклашам», - дип язган төбәк башлыгы социаль челтәрләрдә.

Һөҗүм вакытында тагын 7 бала зыян күргән, аларга тиешле ярдәм күрсәтелә, ике олы кеше хастаханәгә озатылган.

Пилотсыз очкыч ватыклары күп фатирлы йортларга төшкән, шулай ук склад биналарына дрон төшеп янгын чыккан. Фаҗига урыннарда оператив хезмәтләр эшли.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре