Газетага язылу

Пилотсыз очкыч һөҗүмендә ике бала һәлак булган

Краснодар краеның Туапсе шәһәрендә пилотсыз очкычларның торак йортларга һөҗүме вакытында 5 һәм 14 яшьлек ике малайның гомере өзелгән. Бу хакта төбәк губернаторы Вениамин Кондратьев хәбәр иткән.

Башлангыч мәгълүматларга карганда, тагын ике кешегә зыян килгән. Аларга тиешле медицина ярдәме күрсәтелә. Яраланучыларның хәле турында төгәл генә мәгълүматлар юк әле.
Губернатор  муниципаль округ башлыгы Сергей Бойкога һәлак булганнарның гаиләләренә кирәкле барлык ярдәм күрсәтергә кушкан. Хәзерге вакытта биредә ашыгыч хезмәтләр эшли, һөҗүмнең нечкәлекләре ачыклана, дип яза «KazanFirst».

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре