Сочиның Адлер районында бер хатын-кыз пилотсыз очкыч кыйпылчыклары астында калып һәлак булган, икенчесе каты яраланган. Бу хакта Краснодар краеның оператив штабы телеграм-каналында хәбәр ителгән.
Фаҗига Авиационная урамында килеп чыккан. Дрон кыйпылчыклары килеп төшкәндә, әлеге хатын-кызлар урамда булган. Берсе шундук җан тәслим кылган, икенчесен каты яраланган хәлдә хастаханәгә озатканнар.
Биредә ашыгыч һәм махсус хезмәтләр эшли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез